ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2019 ел
шимбә

Александр Шадриков ТР Хөкүмәт йортында  санитария-экология икеайлыгы нәтиҗәләре турында сөйләде. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә узды. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе үзенең чыгышында табигатьне саклау хезмәтләренең барлык оешмалар белән закон бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча нинди уртак эш алып баруы турында сөйләде. 20 апрельдә Горки-Әмәт урманы территориясендә “Экояз 2019” төп экологик өмәсен үткәрү узган атнаның иң массакүләм чарасына әйләнгән. Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә үткәрелгән чарада  3 000 кеше катнашкан.


26
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков рәислегендә Фәнни-техник советы утырышы булып узды.

Бүген экологлар Куйбышев тимер юлы участогының тимер юл кырыенда саклау зоналары торышын тикшерде. Тикшерү чарасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге инспекторлары, муниципаль районнарның башкарма комитетлары һәм “Түбән кама” милли паркы вәкилләре катнашты.

Бүген Тәтеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика экспертлар төркеме комиссиясе эше кысаларында “Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре” дигән темага чираттагы киңәшмә булып узды.

Саратов өлкәсе Балаково авылында Түбән Идел бассейн округы Бассейн советының XXI утырышы үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты. Утырышта судан файдаланучыларның төп проблемалары, су тармагын үстерү перспективалары, Идел елгасы бассейнының экологиясен савыктыру  һәм су хуҗалыгы системаларының ышанычлы эшен тәэмин итү буенча төп проблемалар каралды.

Санитария-экология икеайлыгы башланганнан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының “Халык контроле” системасына студентлардан 14 мөрәҗәгать алынган. Калдыкларның рөхсәт ителмәгән урыннары турында мәгълүмат бирү буенча республика югары һәм махсус урта уку йортлары укучылары арасында үткәрелә торган акциянең техник операторы булып ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тора.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Сарман районында санитария-экология икеайлыгы кысаларында чираттагы рейдларын үткәргән.

2018 елның азагында “Сетевая компания” ААҖ экологик менеджмент системасының ISO 14001:2015 халыкара стандарты таләпләренә туры килүгә ресертификация процедурасын уңышлы узды.

Азнакай шәһәре гимназиясе укучылары “Чатыр-ТАУ” заказнигы территориясенә бик матур 40 сыерчык оясын элеп куйды.

30 апрель көнне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә/


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International