Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Өлкәннәр көне билгеләп үтелде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә бөтен гомерен диярлек Министрлыкта эшләүгә багышланган хезмәт ветераннарын хөрмәтләү булды. Өлкән буынга сәламләү һәм җылы котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. Ул үзенең котлавында узган гомернең паспортта ниндидер бер саннар белән билгеләнүеннән гайре, аның шушы гомер эчендә тупланган аң-белем һәм зирәклек-акыл турында сөйләвен билгеләп үтте. “Бу бәйрәм көнендә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормыш белән бетмәс-төкәнмәс кызыксыну, җылылык телим сезгә! Күңелегездө һәрвакыт тынычлык, ә йөрәгегездә – яшьлек ташып торсын!” – дип котлады табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International