Экологлар Әлмәтнең җитештерү базасы территориясендә 102 м2 мәйданда калдыклар өемен ачыклаган

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Экологлар Әлмәт районы өстеннән вертолетка утырып очканда, туфракка калдыкларны ташлап калдыру очрагын күреп алган. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү базасы территориясендә 102 кв.м мәйданда рубероид һәм шин калдыкларыннан чүплек ясап куелуын билгеләгән. Моннан тыш лицензия шартларын бозып, тәгаен генә әйткәндә, исәпләгечләрсез генә җир асты суларыннан файдалану факты да ачыкланган әле.

Лицензия шартларын бозып җир асты биләмәләреннән файдаланган өчен юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Предприятиенең вазифаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) нигезендә җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International