Арча 3нче башлангыч мәктәбенең беренче сыйныф укучылары яшь экологлар сафларына кушылды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Балаларга “Экологик ГТО” дигән мәктәп проектын тормышка ашыру кысаларында махсус значоклар тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашты: алар, укучыларны котлап, экологик әңгәмә үткәрде. “Үз өеңне генә түгел, табигатьне дә пычратырга ярамый. Җир – кешенең гомуми йорты. Ә безнең бурыч – биредә чиста булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышу”, – дип мөрәҗәгать итте укучыларга табигатьне саклау белгече Фирдәүсә Латыш. Ул яшь экологларга туып үскән ягыбызның очсыз-кырыйсыз табигатен танып белергә туры киләсен билгеләп үтте. Беренче сыйныф укучыларына балаларның экологик аңын үстерүгә ярдәм итәрдәй раскраска-дәфтәрләр тапшырылды.

Арча 3нче башлангыч мәктәбендә “Экологик ГТО” проектының узган елның сентябреннән тормышка ашырылып килүен искәртик. Пректның максаты балаларның тере һәм тере булмаган табигать турында аң-белемнәрен үстерүдән, экологиягә карата кызыксыну тудыру һәм тулаем әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт булдырудан гыйбарәт. Мәктәп укучылары белән үткәрелә торган чаралар арасыннан – экологик акцияләр, тематик бәйрәмнәр, экологлар белән дәресләр, икенчел чимал җыю, яраксыз материалдан ясалган әйберләр күргәзмәләре һәм кием модалары күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International