2019 елның 5 октябрендә Татарстанның барлык районнарында Агач утырту көне үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Шушы максаттан чыгып, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр 1,5 миллион төп агач: гадәти нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гадәти миләш үсентеләре һ.б. әзерләп куйган.
Акция Казан янындагы өч мәйданчыкта: Биектау районының Сосновка һәм Колсәет авыллары һәм Питрәч районы Иске Шигали торак пункты тирәсендә узачак. Агач утыртуга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылырга җыена.
Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Көрәкләр һәм үсентеләр акция буласы урында өләшенәчәк.
Республика районнарында агач утырту вакыты һәм урыны турында урман хуҗалыклары җитәкчеләре – лесничийлардан белешергә була (телефоннары сайтта –http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/spmin.htm?department_id=8502) урнаштырылган.