Эшчәнлеге Арктиканы үзләштерүгә юнәлдерелгән Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары 2019 елның 5-7 декабрь көннәрендә Санкт-Петербургта узачак Халыкара форумга чакырыла. “Арктика: бүгенгесе һәм киләчәге” Россия Федерациясендә Арктика зонасын һәм шуңа бәйле тиешле инфраструктура үстерү өлкәсендә йомгак ясау мәйданчыгы булып тора. Форумны “Полярниклар ассоциациясе” җәмгыяте оештыра.
Чара пленар утырышлар, “Түгәрәк өстәл”ләр, эшлекле һәм панель сессияләр, махсус күргәзмә үткәрүне үз эченә ала.
Форум эшендә, профильле федераль һәм төбәк хакимият органнарын кертеп, Россиядән һәм чит илләрдән 2000нән артыграк кеше катнашачак.
Бу хакта тулырак мәгълүматлар белән сайтта (forumarctic.com) танышырга була.