Экология министрлыгы инспекторларының күрсәтмәсе буенча Дала Зәе елгасы янына корып куелган киртә сүтеп алынган

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Әлмәт районында Дала Зәе елгасына килү юлын профнастилдан тимер койма белән япканнар. Әлеге закон бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары су саклау зонасын тикшерү барышында ачыклаганнар. Үткәрелгән рейд кысаларында билгеләнгәнчә, 2,4 метр биеклектәге корылма насос цехы территориясен чикләп кую максатыннан урнаштырылган. Нәтиҗәдә кешеләрнең су объектына иркенләп килеп-китеп йөрүләрен тәэмин итү ягыннан табигатьне саклау законы таләпләрен бозуга юл куелган.

Әлеге факт буенча предприятиенең вазифаи затына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.12.1 статьясы (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп-китеп йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”) нигезендә административ җәза билгеләнгән һәм административ хокук бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән. Хәзерге вакытта киртә сүтеп алынган. Шулай итеп, ниһаять, кешеләрнең елгага килеп-китеп йөрүе өчен  мөмкинлек тудырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International