Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Мөслим районында яшәүчеләргә табигатьне саклау законы буенча килеп туган сорауларына җавап бирде. Кабул итүләр барышында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү мәсьәләләре, шулай ук халыкны экологик агарту темасы каралды.
Мәктәп укучылары җәйге каникул чорында да экология белемнәрен үзләштерүдән туктамый. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Сарман районының “Олимпийские надежды” лагеренда табигатьне саклау чарасын уздырды.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә 2019 елның башыннан бирле үткәрелеп килүче төбәк экологик күзәтчелеге турында сөйләделәр.
23 майда “Duracell батареяләрен җыю атнасы” дигән киң колачлы проект старт алган иде. Махсус контейнерлар Россия шәһәрләре буйлап “йөри” һәм һәркайсында берәр атна “тукталыш” ясый. Шул шәһәрләрдә яшәүчеләргә җыелган батареяләрне бушлай тапшыру мөмкинлеге бирелә.
Әлмәт районының “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләр – табигать белән бер дулкында! Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре экологик белем дәресе уздырды.
Әлмәт шәһәренең сәүдә биналарын төзү эшләре башкарган 6 подряд оешмасы арасыннан дүртесенең экология законын санга сукмавы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү барышында нәкъ менә шушы подряд оешмаларының шәһәр читендә бик зур чүплек (агымдагы елның апрелендә табылган) оештырганлыкларын билгеләгән.
Мөслим районында яшәүчеләргә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов экология мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирәчәк.
Актаныш шәһәренең “Бүләк” лагеренда ял итүчеләр өчен “ЭКОҗәй” станцияләре буенча уен булып узды. Уенны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Тәтеш районы “Чайка” шәһәр яны лагеренда экология дәресе уздырды.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 6252 мөрәҗәгать кергән. Шуның 3601е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 660 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 1126 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 1126 мөрәҗәгать кабул ителгән.