Лицензиядә каралган шартларны үтәмәгәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама сусаклагычы акваториясе буйлап рейд үткәрү барышында әнә шундый очракны ачыклаганнар.
Табигать сөючеләр һәм шәһәр мохитенең тәртиптә тотылуы өчен җанып-көеп йөрүчеләр игътибарына! 17 август көнне Чаллыда Рус географик җәмгыятенең шәһәр сулыклары төпләрен һәм яр буе зоналарын чистарту-җыештыруга багышланган еллык республика акциясе узачак. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
2019 елның 17 һәм 18 август көннәрендә Кабан күле яры буенда "Печән Базары" фестивалендә "Игелекле чүп машинасы" акциясе узачак. Казанлылар тупланган икенчел чималны тапшыра алачак.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең Минзәлә тракты һәм Производственный проезд урамнарында калдыкларны законсыз урнаштыруның ике мәйданчыгын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чираттагы рейд барышында Лениногорск районында законсыз ком чыгару фактын ачыклаган. Тикшерү барышында гомумтаралган файдалы казылма (ком) чыгару эшенең махсус техника: ике экскаватор һәм КАМАЗ ярдәмендә башкарылганлыгы ачыкланган. Ком кыргый карьердан 500 метрда чыгарылган, анда Лениногорск-Чирмешән автоюлына капиталь ремонт ясау эшләре алып барылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең кабул итү бүлмәсенә Тәтеш районында яшәүчедән чүплек барлыкка килүе турында шикаять килгән.
Куйбышев сусаклагычындагы биоресурслар 14 мең чөгә балыгына баеды. Балык җибәрү эше "АТЦ-Гарант" ҖЧҖ һәм "Автострада" АҖнең Кама плесы районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Росрыболовство"ның Урта Идел территориаль идарәсе һәм "Главрыбвод" ФДПУ белгечләре составындагы комиссия контролендә үткәрелде.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү буенча Идел төбәкара табигатьне саклау прокурорының беренче урынбасары Елена Макушенко рәислегендә узган ведомствоара киңәшмәдә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты. Үзенең чыгышында ул Министрлыкның калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге темасына да кагылып узды.
"Восточный" каты көнкүреш калдыклары полигонына каты коммуналь калдыклар ташучы транспорт чараларын тикшерү буенча беренче рейдны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм ТР буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре үткәрде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә җирле халыктан Чаллының Автозавод проспектындагы сәүдә үзәгенең арткы өлешендә чүплек булуы турында мөрәҗәгать килеп ирешкән. Территорияләрне карап тикшерү һәм урынга чыгу нәтиҗәсендә, табигать саклау законнарын бозу факты расланган – калдыкларны рөхсәт ителмәгән урынга урнаштыру күләме 15 кв.м. тәшкил иткән.