Чаллыда 1000нән артыграк кеше өмәдә катнашкан

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бергә җыелышып, дөньяны яктырак, чистаракка әйләндергәннәр! Үткән ял көннәрендә Чаллы шәһәрендә массакүләм гомумшәһәр өмәсе булып узган. Көзге җыештыру кысаларында “Түбән Кама” паркы территориясе чүп-чардан һәм агач-ботаклардан арындырылган. Чарага Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, табигатьне саклауга битараф булмаган шәһәр халыкның барчасы, шул исәптән студентлар, башкарма комитет  һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре кушылган. Өмәдә җәмгысе 1000нән артыграк кеше катнашкан.

“Уңай энергия алу барыбызга да бик тә яхшы эшләүгә ярдәм итте. Эш кирәк-ярагы өләшенгәннән соң алдыбызга куелган бурычны бик тиз үтәдек: коры агач-ботакларны җыеп, территориядәге сукмакларны тәртипкә салдык”, – ди өмәдә катнашучы Рөстәм Сафиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International