Мамадышта физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар экология белемнәрен үзләштергән

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Мамадышта балалар экологияне өйрәнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен экология дәресләре үткәргән. Шулай итеп, балалар һәм үсмерләр “акыллы” уеннарда, бәйгеләрдә катнашкан. Моннан тыш алар чүп чиләгендәге чүпне 4 төргә: кәгазь, пыяла, тимер һәм пластикка аерып караган. Әңгәмә барышында укучылар эшкәртүгә җибәрелгән пластик шешәнең “тормыш юлын” күзәткән һәм икенчел чималдан эшләнгән уенчыклар белән уйнаган.

“Лекциянең уен белән үрелеп баруы һәркемдә кызыксыну уята һәм биремнәрне зур канәгатьлек хисе белән үтәү мөмкинлеге бирә”, – ди экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International