Татарстанның Экология министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча өйрәтү характерындагы семинар үткәрелде

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров рәислегендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган өйрәтү характерындагы семинар узды. Чарада Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Александр Маратканов, коррупциягә каршы көрәш турында законны үтәүгә күзәтчелек бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтҗанов катнашты. Анда дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең кеермнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәт характерындагы бурычлары турында мәгълүматлар тапшыру кагыйдәләре, шулай ук мәнфәгатьләр бәрелеше килеп чыгу очраклары һәм аларны җайга салу тәртибе каралды.

 Видеоконференция режимында үткәрелгән чарада Министрлыкның барлык территориаль идарәләре хезмәткәрләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International