Түбән Камада дамба яңарту 900,8 миллион сумга төшәчәк. 2020 елда ике еллык контракт кысаларында эшкә керешәчәкләр

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Кама елгасының сул як ярындагы дамбаны төзекләндерү-яңарту эше инде киләсе елда ук башланып китәчәк.  Эшләрнең беренче этабы, ике еллык контракт кысаларында, 66,6 миллион сум күләмендә республика бюджеты средстволары хисабына хәл ителәчәк.

Хәзерге вакытта ярның ныгытма корылмасы – авария хәлендә. Язгы ташу чорында 3 торак пункт су басу куркынычы янаган зонада кала. Бу – 500ләп кеше, 3 балалар савыктыру лагере, бакча ширкәтләре һәм 100дән артыграк инженерлык инфраструктурасы, дигән сүз. 2107 м озынлыктагы дамбаны реконструкцияләү проекты терәү стена рәвешендә терәк җайланма, тимер-бетоннан монолит җепсә, яр буен ашалудан саклау өчен откос ныгытмасы төзүне күздә тота.

Бюджет проектларын яклау йомгаклары буенча чара Федераль су ресурслары агентлыгында 2020-2021 елларга тормышка ашыруга тәкъдим ителгән. Заявка нигезендә, объектның гомуми бәясе 900,8 миллион сум тәшкил итә: 2020 елда –  66,6 млн. сум(ТР бюджеты); 2021 елда – 834,2 миллион сум; шул исәптән федераль бюджеттан 483,8 миллион сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 350,4 миллион сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International