ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

"Чиста яр" республика акциясе кысаларында Балтач районының Кече Лыза авылы янындагы "Романтик" савыктыру лагере күлен чистартканнар. Өмә районның битараф булмаган кешеләре һәм "Форпост" яшьләр хәрәкәте көче белән үткәрелгән.


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу турында сөйләшү булды. Су ресурслары федераль агентлыгында Ведомствоара эш төркеме утырышы узды.

Татарстанның географиясе, геология, биология һәм экологиясе бер китапка сыйган. Бүген “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы табигате һәм табигать байлыклары” дигән иллюстрацияле энциклопедияне яңадан бастыру темасына багышланган матбугат конференциясе үткәрелде.

М7 юлында химик матдәләр агып чыккан урында химик матдә табылмаган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус инспекциясе белгечләре, хромато-масс-спектрометр ярдәмендә анализ үткәреп, куркыныч матдәнең һавада юклыгын ачыклаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә “Курай” 109нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен экология дәресе үткәрде.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кама елгасында табигатьне саклау законын бозуны билгеләгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Камада яшәүче берәүдән чүпне вакытында чыгармаган өчен шикаять алынган. Инспекторлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча кичекмәстән барып, чыннан да, закон бозу фактын раслаган.

Экологлар М7 юлында химик матдә агып чыккан урында һава һәм туфракны тикшерә. Үткән якшәмбе көнне Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 829нчы чакрымында, рефрижераторның сафтан чыгуы аркасында, тирә-юньгә химик продуктларның агып чыкканлыгын искә төшерик.

 “Бакчачылар чүпне ерганакка ыргыта,” –  “Халык контроле” системасы аша экологларга Түбән Камада бер бакчачылык ширкәтенә карата әнә шундый хәбәр ирештерелгән.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 7346  мөрәҗәгать кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International