Экологлар Әлмәт районында нефть продуктлары белән пычранган мәйданны исәпләп чыгарган. Нефть агып чыгуның аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару эшләре алып барыла

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт районында бер нефтьүткәргечтә килеп чыккан авария аркасында 700 кв.м мәйдандагы территория пычранган. 15 ноябрь – җомга көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Мактама авылыннан көньяктарак җир өстенә нефть агып чыгуның теркәлүен искә төшерик. Килеп туган хәлләр турында кичекмәстән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә һәм нефть компаниясенә хәбәр ителеп, шул ук көнне нефть агуга чик куелган.

Бүген экологлар торбаүткәргечтәге авариянең аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча үткәрелә торган чараларга контрольлек итү максатыннан, тагын шушы урынга барып кайткан. Биредә җир өслегенә агып чыккан нефть продуктларын суырту, пычрак туфракны казып алып, тиешле урынга алып китү эшләрен башкару өчен 12 кеше һәм 33 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International