20 елдан соң калдыкларны ташлауга чик куелган. Кама Тамагы районында каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру мәйданчыгы рекультивацияләнгән

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авылы территориясендә һәм Иске Казиле авылы тирәсендә  каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру өчен билгеләнгән ике мәйданчыкта механик торгызу эшләре башкарылган. “СП 320.1325800.2017 санитария кагыйдәләре нигезендә мәйданчыкларны туфрак белән капладык. Тиешенчә тәртипкә китерелгән  территориянең гомуми мәйданы 50 сутый тәшкил итә”, – ди Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторы Әмир Җаббаров. Биредә эшләр чүп-чардан зыян салынган җирләрнең уңдырышлылыгын һәм халык хуҗалыгы максатындагы кыйммәтен торгызуга, шулай ук әйләнә-тирә мохит шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Башкарылган эшләрнең гомуми бәясе 262 мең сум тәшкил иткән (Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты средстволары хисабына).

Хәзерге вакытта каты көнкүреш калдыкларын үзәкләштерелгән төстә чыгару турында карар кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International