Экологик агарту мәйданчыгы! Алабугада педагоглар өчен семинар булып узган

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Балалар экология-биология үзәге, “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном мәгариф үзәге белән берлектә, “Экологик белем бирү: тәрбия-мәгариф процессы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге” дигән темага методик семинар уздырган. Чарага Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләре вәкилләре җыелган.

Семинарны һәм аның пленар өлешен ачу Казан федераль университетының Алабуга институты базасында узган. Пленар өлешкә кадәр кунаклар өчен институт тарихы музеенда экскурсия оештырылган. Чарада барлыгы 190нан артыграк кеше катнашкан. Алар арасыннан – экология үзәкләре директорлары һәм аларның урынбасарлары, методистлар, табигать фәннәре юнәлешендәге укытучылар. Семинарда катнашучылар биологик һәм экологик белем бирү мәсьәләләре буенча фикер алышкан. Шулай итеп, район педагоглары үз хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышып, балалар эшчәнлеген оештыруның уңай якларын күрү, үзләре өчен алдынгы педагогик тәҗрибә сайлап алу мөмкинлегенә ирешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International