ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары лаборатория белгечләре белән берлектә Түбән Камада яшәүчеләрнең һавадагы искә карата шикаятьләре буенча шәһәрнең 12 ноктасыннан пробалар алган.

2019 елның 29-31 октябрендә В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды дәүләт, мәгариф, хөкүмәтнеке булмаган һәм фәнни оешмалар ярдәмендә “Экологик белемнән киләчәк экологиясенә кадәр” дигән темага экологик белем бирү буенча Алтынчы Бөтенроссия конференциясен үткәрә.

Ел башыннан бирле Татарстан Респуибликасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә  барлыгы 9130 мөрәҗәгать кергән.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Икенчел чималны эшкәртү технологияләре, иҗтимагый экологик оешмалар белән танышу, мастер-класслар һәм балалар өчен кызыклы уеннар – Чаллыга ЭкоКөз килде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллыда җиргә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыруның ике очрагын билгеләгән.

 “Септиктан суыртылучы шакшы суларне җиргә агызалар!” – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләренә Чаллыда яшәүче ваемлы бер гражданиннан әнә шундый шомлы хәбәр алынган.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеме утырышы булып узды. Анда республикабыздан Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев катнашты.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә җирле халыктан Түбән Кама районында җәйрәп ятучы Каракүлгә килү-китү юлының ябылуы турында мөрәҗәгать кергән.

2020 елның 19-20 февралендә Мәскәүдә РФ Сәнәгать-сәүдә палатасында Арктика-2020 V Халыкара конференциясе уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International