Татарстан Экология министрлыгы Россия Фәннәр академиясе академиклары белән Түбән Камада экологик иминлекне тәэмин итү юнәлешендә тырышлыкларны берләштерергә ниятли

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Моңа исә  бүген “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” федераль тикшеренү үзәге, “Россия Фәннәр академиясенең Н.Д. Зелинский исемендәге органик химия институты” һәм “Россия Фәннәр академиясенең А.М. Прохоров исемендәге  гомуми физика институты” федераль дәүләт фәнни бюджет учреждениеләре белән имзаланган хезмәттәшлек турында килешү юл ача. Документ алдагы көнне Түбән Кама шәһәрендә атмосфера һавасының сыйфаты мәсьәләсе буенча үткәрелгән эшлекле киңәшмә йомгаклары нигезендә кабул ителде.

Килешү озак срокка исәпләнелгән партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруны һәм уртак чараларны тормышка ашыруны күздә тота. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Россия Фәннәр академиясе вәкилләренә Татарстанның экологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге көн кадагына суга торган мәсьәләләргә игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең абруегыз һәм гаять зур тәҗрибәгезнең безнең тарафтан билгеләнгән бурычларны нәтиҗәле хәл кылуга ярдәм итәсенә иманым камил”, – дип мөрәҗәгать итте Россия Фәннәр академиясе вәкилләренә Александр Шадриков. Ул шулай ук эш нәтиҗәсенең сыйфатлы булуы өчен, шул исәптән Түбән Кама сәнәгать узелы предприятиеләре белән дә тырышлыкны берләштерү зарурилыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International