“Яңа проектларны таныту-тарату буенча стратегик инициативалар агентлыгы” АКО “Махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә экотуризмны үстерүнең халыкара тәҗрибәсе”н өйрәнергә тәкъдим итә

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 ел башында “Яңа проектларны таныту-тарату буенча стратегик инициативалар агентлыгы” автоном коммерциясез оешмасында “Экология” илкүләм проектының “Биологик төрлелекне саклап калу һәм экологик туризмны үстерү” федераль проектын тормышка ашыру бурычларын хәл кылуга ярдәм итәрдәй Local ID проекты старт алган иде. Экологик туризмны үстерүнең комплекслы программасы эшләнелә. Аны гамәлгә кертү Россия Федерациясе төбәкләренең тотрыклы икътисади һәм социаль үсеше өчен, җирле культура һәм традицияләрне саклау өчен көчле этәргечкә, шулай ук табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт булдыруның нәтиҗәле чарасына әйләнергә мөмкин.

Агентлык 2019 ел ахырына кадәр махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә экотуризмны үстерү буенча кулланмалар бастырып чыгарачак:

- 1китап Махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә экотуризмны үстерүнең халыкара тәҗрибәсенә анализ

- 2 китап Махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә социомәдәни программалаштыру буенча кулланма;

- 3 китап  Махсус сакланылышлы табигать территорияләрен функциональ оештыру буенча кулланма

- 4 китап Махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә инфраструктура объектларын проектлау буенча кулланма

- 5 китап Махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә калдыклар белән эш итү буенча кулланма

Беренче китапны – “Махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә экотуризмны үстерүнең халыкара тәҗрибәсенә анализ” дигән китапны яздырып алырга да  була инде (https://asi.ru/library/116263/).

Китап табигать территорияләре турында күзаллавыбызны киңәйтергә, гадәти күзаллау чикләреннән чыгып, илебездә халыкның муллыгын арттыруга һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтне үстерүгә нигезләнгән милли һәм табигый паркларның, тыюлыклар һәм заказникларның киләчәктә ниндирәк булачагын күзаллау мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International