122 нче гимназиядә саф һава дәресе үткәрелгән

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Казан шәһәре 122 нче гимназиясенең экология сыйныфы укучылары әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашкан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре “Туфракның һәм атмосфера һавасының пычрануына бәйле экологик проблемалар” дигән темага экология дәресе уздырган. Белгечләр балаларга атмосфера һавасының табигый газлар кушылмасыннан торучы әйләнә-тирә мохитнең мөһим компоненты булып торуы турында сөйләгән. Укучыларга, үз чиратында, һаваның чисталыгын тәэмин итүгә уңай шартларны саклап калу өчен территорияләрне яшелләндерүгә кагылышлы экологик проектлар, шулай ук чисталык саклау өчен чүпне аерып җыю буенча яңа идеяләр тәкъдим ителгән. “Экологияне саклау мәсьәләсендә аңлы булу, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт планетабызда кешенең үз-үзен саклап калуы нигезенә әйләнәчәк. Без табигатьне киләчәк буыннар өчен сакларга тиешбез” – дигән гимназия педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International