Пычрак суларны урамга агызганнар. “Автомойка”га 200 мең сум күләмендә штраф яный

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлмәсенә Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән табигатьне саклау законы таләпләрен бозуга шикаять алынган. Баксаң, бер “автомойка” машиналар юган суны урамга гына агызган икән. Тикшерү вакытында машина юучылар агызган күбекле судан юу сыекчасының үзенчәлекле исе килеп торуы билгеләнгән. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре ташландык судан пробалар алган. Анализ нәтиҗәләре суда пычрак матдәләрнең: фосфат һәм нефть продуктлары күләменең рөхсәт ителгәннән артып китүен күрсәткән. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.6 статьясы (“Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу”) нигезендә беркетмә төзелгән. Оешмага 200 мең сум күләмендә штраф яный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International