Татарстан Экология министрлыгында төбәк дәрәҗәсендә дәүләт экологик экспертизасына җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар ресстрын актуальләштерү үткәрелә

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, төбәк дәрәҗәсендә дәүләт экологик экспертиза үткәрүгә җәлеп итү өчен, штаттан тыш экспертларның база реестрын актуальләштерә. Дәүләт экологик экспертизасы эксперты булып карап тикшерелә торган теге яки бу мәсьәлә буенча фәнни һәм (яки) практик белемнәргә ия булган һәм үзенең ризалыгы белән фән, техника, технологияләрнең тиешле юнәлешләре буенча дәүләт экологик экспертизасына җәлеп ителгән белгеч тора: - әйләнә-тирә табигый мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү;

- әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү;

- атмосфера һавасын саклау;

- су объектларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аны саклау;

- җитештерү һәм куллану калдыклары, икенчел чимал;

- җирләрдән файдалану һәм аларны саклау;

- махсус сакланылышлы табигать территорияләре һәм объектлар;

- яшеллекне саклау;

- урманнарны саклау һәм яклау;

- хайваннар дөньясын саклау һәм аннан файдалану;

- коммуналь хуҗалык;

- энергетика;

- ягулык сәнәгате;

- металлургия;

- химия һәм нефть химиясе сәнәгате;

- машина төзелеше һәм металл эшкәртү;

- оборона сәнәгате;

- электрон һәм электр техникасы сәнәгате;  

- агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате;

- төзелеш материаллары сәнәгате;

- җиңел сәнәгать;

- азык-төлек сәнәгате;

- медицина сәнәгате, микробиология сәнәгате;

- полиграфия сәнәгате;

- төзелеш;

- эшләп килүче предприятиеләрне, биналар, корылмаларны реконструкцияләү, киңәйтү, техник яктан яңадан җиһазлау һәм капиталь төзекләндерү;

- шәһәр төзелеше эшчәнлегенең төп юнәлешләре;

- инженерлык һәм транспорт корылмалары һәм коммуникацияләр системалары;

- тимер юл транспорты;

- су транспорты;

- һава транспорты;

- автомобиль транспорты;

- шәһәр транспорты;

- юл хуҗалыгы;

- йөкләр ташу, төяү-бушату эшләре;

- күпләп һәм ваклап сату;

- сәүдә һәм склад бүлмәләре;

- халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү;

- ирекле икътисади зоналар;

- дәүләт һәм муниципаль идарә.

Экспертлар комиссияләре эшендә катнашуга, дәүләт экологик экспертизасына тапшырыла торган материалларга, илебезнең һәм чит илләрнең алдынгы үрнәкләреннән чыгып, төрле яклы, объектив, тулы һәм комплекслы анализ ясауга, аларның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек өлкәсендә Россия Федерациясе норматив-хокукый актларына һәм норматив-техник документларына туры килүен билгеләүгә әзер булган белгечләргә 2019 елның 27 декабреннән дә соңга калмыйча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына (420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75) яисә электрон почтага (Liliya.Zakirova1@tatar.ru)  АНКЕТА (бланкын http://eco.tatarstan.ru/rus/gosudarstvennaya-ekologicheskayaekspertiza.htm сылтамасы аша үтеп күчереп алырга була) тутырып җибәрергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International