“Тылсымчы су”. Әлмәт районы балалар бакчасында экология дәресе узган

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Ни өчен кран суын эчәргә ярамый?  Ә без раковинага түккән су кая ага? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре сабыйларның әнә шундыйрак сорауларына җавап биргән. Әлмәт районы Кәләй бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасында “Тылсымчы су” дигән темага экология дәресе үткәрелгән. Территориаль идарә белгечләре һәм мәгариф учреждениесе педагоглары нәниләрне уен рәвешендә суның составы белән таныштырган, шулай ук балалар табышмаклар чишкән, уеннар уйнаган. Чараның максаты – бик тә мөһим табигать ресурсына – суга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, – ди балалар бакчасы тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International