Укучыларның экологик инициативаларын хупларга һәм билгеләп үтәргә кирәк, дигән фикердә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы әйләнә-тирә мохитебезне өйрәтү һәм күзәтү белән мавыгучы яшьләрне бәйгеләрдә катнашырга чакыра.
Казан вертолет заводы моннан ел ярым элегрәк яңартылган гальваник производствосын ачып, җитештерүчәнлеген арттырып кына калмаган, бәлки әле бөтен предприятиенең экологиягә китерелә торган зыянын да сизелерлек киметкән.
2019 елның 16-22 сентябрь көннәрендә Калуга шәһәрендә “Экологик агарту” дигән V Халыкара экологик форум үткәрелә. Чараның максаты – “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьтән нәтиҗәле файдалану һәм экологик белем бирү өлкәсендә бердәм сәясәт булдыру.
2019 елның 15 сентябренә кадәр Татарстанда 12 яшьтән зуррак мәктәп укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук аларның укытучылары “Туып үскән төбәгебезнең экологиясе” бәйгесендә катнашуга чакырыла.
Бүген Нурлат районы Киекле авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Анда Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, район кураторы – Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, районның җаваплы хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыяте парник газларын чыгаруны киметү өлкәсендәге эшләрне иң яхшы оештыру буенча уздырылган “Климат һәм җаваплылык – 2019” III Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр сафына кергән.
Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына 44 коммерциясез бакчачылык ширкәте җир асты суларын чыгаруга лицензия алу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторларына ваемлы гражданнарыбыздан Тукай районы Шилнә елгасы тирәсендәге берьюлы ике сулыкның яр буенда җир эшләренең алып барылуы турында хәбәр кергән.
Бүген Казан ярминкәсенең “Казан” матбугат залына әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең әйдәп баручы галимнәре, практиклары җыелды.