2020 елның 30–31 мартында Мәскәүдә Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты, шулай ук төп министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында “ЭКОЛОГИЯ” XI Халыкара форумы үткәреләчәк.
Әлеге дискуссия мәйданчыгы инде менә 10 ел дәвамында федераль һәм төбәкләр хакимиятләре органнарының, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм халыкара экологик бергәлекләрнең экологиягә сак карашка нигезләнгән икътисадның норматив-хокукый базасын булдыруга, глобаль экологик проблемаларны хәл кылуга, Россияне экологик яктан үстерүгә юнәлдерелгән тырышлыкларын берләштерә. Форумның эшлекле программасы Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән берлектә эшләнеп, “2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында” Россия Президенты Указы кысаларында әзерләнгән “Экология” илкүләм проектының барлык тематик юнәлешләре буенча дискуссия чаралары комплексын үз эченә ала.
Форум эшенең төп йомгагы булып тәкъдимнәр һәм рекомендацияләрне үз эченә алган резолюция торачак. Әлеге документ, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә законнарны һәм дәүләти җайга салуны камилләштерү өчен, Россия Федерациясе Федераль Җыены профильле комитетларына, министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәреләчәк.