ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан Отар бистәсендә законсыз төстә казылма байлык чыгаруга киртә куйган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республикабызның социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс игълан итә.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Актаныш районының Әҗәкүл авылында яшәүче берәү Агыйдел елгасына килү юлын профнастилдан эшләнгән койма белән ябып куйган. Гомуми файдалану өчен билгеләнгән 20 метрлы яр буе полосасын ябып куюны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында билгеләгән.

1,2 тонна калдык – автомобиль төзүчеләр шәһәрендә беренче тапкыр үткәрелгән “Чиста уеннар” дигән мәктәп укучылары һәм студентлар уеннарының нәтиҗәсе әнә шундый.

 “Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк” автоном коммерциясез оешмасы 11яшьтән 18 яшькә кадәрге урта гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучыларын “Россия – минем горурлыгым!” Илкүләм яшьләр ватанпәрвәрлек бәйгесендә катнашуга чакыра. Конкурс Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәте, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, “Рус дөньясы” фонды һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының проектлар офисы ярдәмендә уздырыла.

Ел башыннан бирле Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 9393 мөрәҗәгать кергән.

Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә уздырылган экологик акциядә 60  кеше – мәктәп укучылары, җирле халык һәм Рус географик җәмгыяте әгъзалары катнашкан.


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

 “Экомобильлек: уңайлы һәм имин мохит” дигән Green Mobility инициативасы экспертлары Татарстанда яшәүчеләрне шәһәр транспортын өйрәнү буенча гомуроссия проектында катнашырга чакыра.

Чистайның 1 нче балалар бакчасында “Көзге игелеклелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ихтыярилык акциясе кысаларында экология дәресе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International