Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстанның социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә республика бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс үткәрә.
“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең ташландык суларына өзлексез контрольлек гамәлгә кертелә. “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль закон таләпләрен үтәү кысаларында предприятиенең ташландык сулары агып чыккан урынга махсуc җиһаз урнаштырылган.
Республикабызның ике шәһәрендә “Чиста уеннар” белән Бөтендөнья чисталык көне билгеләп үтелгән. Калдыкларны аерып җыю ярышларына Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр кушылган. Шәһәр квестларында барлыгы 137 кеше катнашкан. Проектны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов хуплаган.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10056 мөрәҗәгать кергән.
Бүген Изумрудное күленең тирә-юнен җыештыру-чистартуга биш йөзләп кеше җыелды. Бөтенроссия өмәсе “Уникаль су объектларын саклау” проекты, “Яшел Россия” һәм “Илне генераль җыештыру” федераль акцияләрен тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Киң колачлы җыештыру чарасына республиканың башка районнарында яшәүчеләр дә кушылды.
“Тузан-газдан чистарту 2019” конференциясе – сәнәгатьтә газ чистарту җайланмаларын модернизацияләүнең заманча технологияләре, җиһазлар һәм модернизацияләү тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге бирердәй тиңдәшсез тармакара чара ул.
“Чиста булачак” яшелләр командасы – янә барысы бергә җыелды. “Байтик” савыктыру-мәгариф базасында IV Республика актив мәктәбе үткәрелә. Татарстанның 37 районыннан көч-егәре ташып торган 197 егет-кыз экология өлкәсендәге кызыклы яңа юнәлешләрне үстерү буенча үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаша. Республика мәктәбенең төп чаралары сыйфатында “Эко-ООН” экологик конференциясе, “EcoSkills” һәм “Идеяләр банкы” һөнәри осталык бәйгесе билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына “Кайнар линия” телефоны аша Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегенең бакчачылык ширкәте территориясендә чүплек өеменең калкып чыгуы турында хәбәр кергән.
Агымдагы елда Татарстанда чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләүгә барлыгы 1 856,8 миллион сум акча күздә тотылган. Финанслау “Иделне савыктыру” федераль проекты кысаларында “Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлешен киметү” юнәлеше буенча хәл ителә.
Тәтеш шәһәрендә чистарту корылмаларын реконструкцияләү хисабына Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлеше елына 453,6 мең куб.метрга кимиячәк.