Лениногорск районында үзбелдеклеләнеп казылган җирләр торгызылган

2019 елның 27 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары инде ел башында ук Лениногорск районы Сугышлы авыл җирлегендә җир асты биләмәләрен законсыз эшкәртүне ачыклаган булган. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, Лениногорскига гомумтаралган файдалы казылмаларны төзелеп килүче объектны вертикаль планлаштыру өчен ташыганнар. Подряд оешмасы җир асты биләмәләреннән лицензиясез файдаланган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылып, карьерны рекультивацияләргә тиеш булган. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, казылган җир тигезләп, торгызып куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International