Теләгендә булганнарның барчасы Ro Plastic Prize Халыкара экологик дизайн бәйгесендә катнашуга чакырыла.
Бүген Казан федераль университетында “Татарстан – Россия: Табигатьне саклау белемнәренә өйрәтә башлауга – 50 ел” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Алдагы көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Латвия Республикасы делегациясе булып китте.
Мәскәүдә Россиядәге Coca-Cola компаниясенең киң колачлы проекты – илебездә чүпне аерып җыю системасын булдыруга юнәлдерелгән “Безнең белән аерып җый” программасына өч “яшь” тулуга багышланган чара узган.
Мәскәү мәдәни үзәгендә “Мәктәп экопатруле” V республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Гончарь, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов катнашты.
Яңа белемнәр эстәргә килгәннәр! Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе махсус инспекциясендә кунакта булганнар.
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров бүген Минзәлә һәм Актаныш районнарында яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, “Минзәлә урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениесе белән берлектә, Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә “Кышлаучы кошлар” дигән темага тематик чара уздырган.
Мамадышта балалар экологияне өйрәнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен экология дәресләре үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 15 җир асты биләмәсеннән файдалану хокукына аукционнар үткәрү турында белдерә:
- Дим-Тамак көнбатыш биләмәсе (кирпеч ясау өчен кызыл балчык);
- Төньяк-Юеш-Сәвәләй (известьташ);
- Суранчажский (вак ташлы ком);
- Чирмешән чыганагы (кирпеч ясау өчен кызыл балчык);
- Яңа Мазинск (ком-вак таш);
- Шигали (ком);
- Морт (ком);
- Русские Кищаки (кызыл балчык);
- Тавлинское чыганагы (кызыл балчык);
- Күкчә (кызыл балчык);
- Ивановское (төзелеш комы);
- Петровское-2 (ком-вак таш)
- Именьковское-3 (төзелеш комы);
- Восточно-Суровское (кирпеч ясау өчен кызыл балчык);
- Азелеевское (известьташ).