Педагоглар өчен экопроект! Чүпне аерып җыю турында дәресләр сериясе булдырылган

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда укытучыларга чүпне аерып җыю турында дәресләр үткәрүгә ярдәм итәчәкләр. “ЭРА” яшьләр инициативаларына ярдәм итү фонды һәм “ЭКА” иҗтимагый оешмасы педагогларны “Безнең белән аерып җый!” дигән экологик акциягә кушылырга чакыра.

Дәресләр интерактив биремнәрдән тора. Укучылар биремнәрне үтәү барышында экологик гадәтләр үзләштереп, көнкүреш калдыкларын киметергә өйрәтелә, шулай ук үзләрен дәүләт эшлеклеләре, бизнесменнар һәм галимнәр урынына куеп карау мөмкинлеге ала. Дәресләр үткәрү махсус әзерлек таләп итми. http://разделяйснами.рф/ сайтына теркәлеп, дүрт дәрес сериясен үткәрү өчен әзер материаллар җыелмасын (бушлай) алырга гына кирәк.

Җыелмага анимацияле презентация, методик гид, уенга корылган биремнәр үткәрү өчен материаллар һәм тарату материалы керә.  Дәресләрне алып баручылар, экодәресләр фотохисабын тапшыргач, исемле дипломнар һәм Рәхмәт хатлары алачак. Иң яхшы фотосурәтләр Гомумроссия ачык онлайн-альбомына эләгәчәк.

Оештыручылар әйтүенчә, проектка Россиянең төрле почмакларыннан 25 меңнән артыграк укытучы кушылган инде. Экодәресләрдә 720 меңгә якын укучы катнашкан. Акция июнь башына кадәр дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, “Безнең белән аерып җый!” агарту характерындагы дәресләрнең Россия Табигать ресурслары һәм экология, Мәгариф министрлыклары ярдәмендә үткәрелүен әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International