Бөтендөнья су ресурслары көне кысаларында тармак хезмәткәрләрен, ветераннарны һәм “Чиста су – чиста киләчәк” рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды

2020 елның 20 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Бөтендөнья су ресурслары көненә (ел саен 22 мартта үткәрелә) багышланган “Түгәрәк өстәл” узды. Чараны, табигатьне саклау ведомствосы ярдәмендә, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел су бассейны идарәсе су ресурслары бүлеге оештырды.

Татарстан Республикасы буенча Су ресурслары бүлеге башлыгы  – җитәкче урынбасары Илшат Ханбиков, кунакларны сәламләп, бәйрәм кысаларында мәгариф учреждениеләрендә башкарылган эшләр турында сөйләде. “Балаларга су ресурсларының җәмгыять һәм әйләнә-тирә мохит өчен иң кирәкле әйберләрдән берсе булып торуын искә төшерү өчен тагын бер мөмкинлек бу. Шул рәвешле без үсеп килүче буынның игътибарын туып үскән төбәгебезнең табигый байлыкларына җәлеп итәбез”, – дип билгеләп үтте ул.

“Су – кешенең тормыш эшчәнлегендә иң мөһим әйбер. Безнең гомуми бурыч – Татарстан Республикасы су ресурсларын саклау һәм алардан нәтиҗәле файдалану”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов.

“Түгәрәк өстәл” кысаларында тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Министрлыкның Мактау грамоталары һәм Түбән Идел су бассейны идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды.

Чарадан соң “Чиста су – чиста киләчәк” рәсем бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Җиңүчеләр:

1-4 сыйныф укучылары арасында :

1 урын– Ибраһимова Алинә Радик кызы, Ютазы районы, Урыссу бистәсе, Урыссу 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;

2 урын – Сәмигуллин Җәмил Ильяс улы, Балтач районы, Балтач шәһәр тибындагы бистәсе, Балтач гимназиясе;  

3 урын – Аникин Ранель Борисович –  Казан шәһәре, 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

5-8 сыйныф укучылары арасында:

1 урын – Халәутдинова Нурзидә Васил кызы, Кукмара районы, Олы Кукмара авылы, А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицей;

2 урын – Әгъләмҗанов Камил Азат улы, Кукмара районы, Олы Кукмара авылы, А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицей;

3 урын – Николаев Евгений Валерьевич, Әлки районы, Түбән Колчурино авылы, физик мөмкинлекләре чикләгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе.

9-11 сыйныфлар укучылары арасында 1 урында  – Гыйлаҗетдинова Камилә Ильяс кызы, 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

“Үзенчәлеклек өчен” бүләге Кинеев Тимофей Андреевичка (Ямаш урта гомуми белем бирү мәктәбе); “Буяуларының җетелеге, дөньяны матур итеп күрә белүе өчен” бүләге - Заварихина Роза Александровнага (Спас районы, Өч Күл авылы, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе) тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International