Республиканың 6 су объектында су басу зоналарының чикләре билгеләнгән

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Болар – Әгерҗе, Урсалы, Дала Зәе, Шошма һәм Зур Чирмешән елгалары. Елгаларның яр буйларыннан файдалану буенча аерым шартлар кертү язгы ташу чорында ихтимал тискәре нәтиҗәләргә юл куймауга юнәлдерелгән. Су кодексы һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законы нигезендә, бу елгаларның яр буйлары өчен түбәндәге чикләүләр кертелә:

- су басудан саклау өчен инженерлык корылмалары белән тәэмин итмичә генә, яңа торак пунктлар урнаштыру һәм капиталь төзелеш объектларын төзү;

- туфракның уңдырышлылыгын җайга салу максатыннан, ташландык сулардан файдалану;

- зиратлар, үләт базлары, җитештерү һәм куллану калдыкларын, химик, шартлаткыч, агулы матдәләр объектларын урнаштыру;

- зарарлы организмнарга каршы көрәшү буенча авиация чараларын хәл кылу.

Хәзерге вакытта су басу зоналары чикләре турында мәгълүматлар Түбән Идел су бассейны идарәсе боерыгы белән расланып, дәүләт су реестрына һәм Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрына кертелгән һәм алар Гавами кадастр картасында (барлык кеше таныша ала) чагылдырылган. Башкарылган эшләр нәтиҗәләре турында мәгълүматлар җирле үзидарә органнарына җиткерелгән. Су басу зонасы чикләрендә хуҗалык эшчәнлеге һәм башка эшчәнлекне хәл кылу режимын бозу очракларында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.44 статьясы нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International