Мәскәү форумында көн кадагына суга торган экологик мәсьәләләр каралачак

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

2020 елның 16-17 июлендә Мәскәүдә Россия Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты, шулай ук төп министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында “Экология” XI Халыкара форумы үткәреләчәк.

Чарада федераль, төбәк һәм иҗтимагый хакимият институтлары, тармак берләшмәләре башлыклары, зур сәнәгать предприятиеләре һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары директорлары, каты көнкүреш калдыкларының төбәк операторлары, экологияне саклау буенча  җиһазлар һәм технологияләр җибәрүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак.

Дискуссион программа  Россиянең 80 төбәгеннән һәм 20 чит илдән 2000 кешене җыячак. Быел форум Халыкара сәүдә үзәгендә узачак. Яңа мәйданчык форумның эшлекле дискуссиясе һәм күргәзмә экспозициясе өчен киң мөмкинлекләр ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International