Экологлар Автокалада туфракның пычрануына чик куйган

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан гражданнар мөрәҗәгате нигезендә җирләрне бозу факты ачыкланган. Пычрану мәйданы 10 кв. метр тәшкил итә. Туфракка анализ ясаган махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре нефть продуктлары микъдарының 18 тапкыр артык булуын ачыклаган.

Хәзер хокук бозучы – шәхси эшкуар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясының 2 өлеше («Туфракның уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган башка матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләрне бозу») буенча административ җаваплылыкка тартылган, 20 мең сум штраф салынган.

Ай дәвамында административ хокук бозу сәбәпләре һәм шартлары бетерелергә тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International