Экологлар Әлмәт предприятиесенең лицензия шартларын бозуын ачыклаган

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Әлмәт районында җир асты байлыкларыннан файдаланучы зат тарафыннан лицензиянең мәҗбүри шартларының берсе бозылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаганча, гомумтаралган файдалы казылмалар (вак таш) тау эшләрен үстерү планы булмаган килеш табылган. Графиклар, икътисадый һәм техник исәп-хисаплар белән инструкцияне үз эченә алган документ ачык ятмаларда эшчәнлек алып баручы нефть чыгару компаниясе тарафыннан мәҗбүри рәвештә эшләнергә тиеш. Эшләр башланыр алдыннан план Ростехнадзорның Идел буе идарәсендә килештерү процедурасын узарга тиеш.

Җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозып файдаланган өчен юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясының 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Кагыйдә бозучыга карата 300-500 мең сум штраф яный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International