ТР Экология министрлыгында Түбән Кама районында экологик чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2020 елның 24 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Түбән Кама районының экология мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Эшлекле очрашуда ТР экология министры Александр Шадриков, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты, «ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ГКУ вәкилләре, район территориясендә экологик проектларны гамәлгә ашыручы подрядчы оешмаларның җитәкчеләре катнашты.  

Тикшерелгән темалар арасында – койма дамбасын реконструкцияләү, шулай ук «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар. Аерым алганда, «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Каракүл һәм Аккош күлләрен чистарту турындагы тәкъдим каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук,  Түбән Кама сәнәгать узелын үстерү буенча экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча даими гамәлдә булган Ведомствоара комиссиянең алдагы утырышы буенча ТР Премьер-министры А.В. Песошин йөкләмәләре исемлеген үтәү турында фикер алышты, киләчәккә беренче чиратлы бурычларны билгеләде, шулай ук быелгы елда чираттагы утырышны оештыру мәсьәләләрен тикшерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International