В.И. Вернадский исемендәге Илкүләм экология премиясе алуга конкурс игълан ителгән

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

В.И. Вернадский исемендәге фонд мактаулы экология бүләге өчен конкурста катнашуга гаризалар кабул итә. Конкурста, түбәндә күрсәтелгән номинацияләрнең берсе буенча, физик затлар һәм, оешу-хокук формасы нинди булуына бәйсез рәвештә, теләсә нинди юридик затлар катнаша ала:

- Фән һәм экология

- Сәнәгатьтә һәм энергетикада инновация ягыннан экологик нәтиҗәле технологияләр

- Авыл хуҗалыгында экология. Экопродукция

- Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә экологик белем бирү

- Шәһәр экологиясе

- Су экологиясе

- Масс-медиа көзгесендә әйләнә-тирә мохит

- Социаль-экологик инициативалар

- Балалар-яшүсмерләр өчен илкүләм экологик премия

Конкурс эшләре сыйфатында әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметүгә, биологик төрлелекне саклауга, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, инновацияле технологияләр эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә, әйләнә-тирәлекне саклауга һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга, экологик белем бирүне үстерүгә, тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән, гамәлгә ашырылган проектлар кабул ителә.

Эшләр 2020 елның 30 октябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак.

Катнашу турында тулырак мәгълүмат http://www.vernadsky.ru/proekti-fonda/natsionalnaya_ekologicheskaya_premiya_imeni_v_i__vernadskogo/ сайтында. Барлыкка килгән сораулар буенча Конкурсның оештыру комитетына +7 (495) 953-72-77 телефоны яки e-mail: ecopremia@yandex.ru буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International