Төньяк территориаль идарә 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләрен игълан итте

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Төньяк территориаль идарәнең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре тыңланды. Доклад белән идарә башлыгы Ленар Касыймов чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, идарә Әтнә, Балтач, Арча, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары территорияләрендә төбәк экология күзәтчелеген алып бара.

Быелның гыйнварыннан башлап Төньяк территориаль идарә тарафыннан табигать саклау законнары бозылуның 350 очрагы ачыкланган, 271 административ беркетмә төзелгән, 121 карар чыгарылган, аларның 26сы – кисәтү, шулай ук 11 кисәтү бирелгән.   

2020 елда табигый су торышына лаборатор контроль өлешендә Төньяк территориаль идарә белгечләре тарафыннан 82 проба анализланган, 1036 анализ ясалган. Дәүләт экология күзәтчелеге барышында 8 агынты су пробасы алынган, 93 анализ ясалган.

Ел башыннан бирле инспекторлар тарафыннан 614 әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объекты исәпкә алынган.

Экологик белем бирү өлкәсендә укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм волонтерлар катнашында 36 чара үткәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International