«Экологик патруль» россиякүләм проектының республика этабында җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнде

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан онлайн-форматта уздырылган бүләкләү тантанасында мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты.

Конкурска республиканың 13 районыннан укучылардан 43 мәктәп проект командасы тәкъдим ителгән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 22 проект җиңүче дип танылды:

- «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге» МБМУ һәм Казан шәһәренең «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» МБМУ;

- 7 нче урта мәктәп, В.В. Карнов исемендәге лицей,, »Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта мәктәп», Зеленодольск муниципаль районы;

- 4 нче балалар экология-биология үзәге, Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае, Яр Чаллы шәһәре;

- Алабуга шәһәре «Балалар экология-биология үзәге» МБУ;

- Әгерҗе шәһәренең «Сарсак-Омга лицее» МБМУ;

- Лениногорск шәһәре «Балалар иҗат йорты» МБМУ;

- «Советлар Союзы Герое М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе» МАМУ, Нурлат муниципаль районы;

- Түбән Кама шәһәренең «Балалар экология-биология үзәге» МБУ;

- Түбән Кама шәһәренең 32 нче гимназиясе;

- «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» МБМУ, Кайбыч муниципаль районы Бәрлебаш урта мәктәбе;

- Тәтеш муниципаль районының «Тәтеш татар урта мәктәбе» МБМУ;

- Арча муниципаль районының «Лесхоз урта мәктәбе» МБМУ;

- Ютазы муниципаль районының 2 нче Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе;

Җиңүче командаларга эко-рюкзаклар – үзләренең киләчәк тикшеренүләре өчен заманча җиһаз комплектлары тапшырылачак, шулай ук әйләнә-тирәлекнең торышы турында алынган белешмәләргә мониторинг һәм анализ ясау буенча белем бирү чарасы оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, проект 2019 елның июлендә Федераль балалар экология-биология үзәге, Инновацияләргә ярдәм фонды, «Белем бирү технологияләре навигаторы» фонды, «Иннопрактика» компаниясе, Белем бирүне үстерүнең яңа формалары фонды һ.б. инициативасы белән башланып киткән иде.

Чараның максаты – укучыларны экологик мониторинг процессына җәлеп итү, проектта катнашучылар яшәгән урыннарда әйләнә-тирәлекнең актуаль торышын контрольдә тоту нәтиҗәлелеген арттыру, фәнни-педагогик мохит формалаштыру, шулай ук экологик юнәлешле яшь буын тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International