Авто газларыннан чыккан зыянны киметергә. «Чиста һава» операциясе дәвам итә

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, М7 федераль трассасында – «Малиновка»  ЮХИДИ постында автотранспорт чараларының төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдары нормативлары үтәлешен тикшерде.

Газоанализатор ярдәмендә Экология министрлыгы хезмәткәрләре 30 автомобильне тикшергән, шуларның икесендә исле газ (СО) һәм углеводород (СН) күрсәткечләре артык булуы ачыкланган. Пычраткыч матдә нормативларын бозган өчен транспорт чаралары хуҗалары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 статьясы («Пычраткыч матдә микъдары нормативларын арттырып, механик транспорт чараларын эксплуатацияләү») буенча административ җаваплылыкка тартылган, аның нигезендә штраф күләме 500 сум тәшкил итә.

Акция башланганнан бирле Үзәк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан барлыгы 269 автомобиль тикшерелгән, 15 транспортта кагыйдә бозу очраклары теркәлгән. «Узган еллар белән чагыштырганда, мондый җитешсезлекләре булган автотранспорт санының кимүе буенча уңай динамика бар. Бу, барыннан да элек, автомобиль паркын акрынлап яңарту, шулай ук автозаправка станцияләрендә экологик характеристикалары яхшыртылган мотор ягулыгы җитештерү һәм сату белән бәйле», – дип билгеләп үтте Үзәк территориаль идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Һиндия Галиева.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы территориясендә «Чиста һава» махсус операциясе 1983 елдан бирле үткәрелә. Быел төп автомагистральләрдә һәм КПП постларында ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International