Казан төзелеш компаниясенә административ эш башкаруга комачаулаган өчен 50 мең сум штраф салынган

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплекне оештыручыларны эзләү буенча административ тикшерү эшен дәвам итә. Апрель аенда уздырылган санитар-экологик икеайлык кысаларында 2 мең квадрат метр урында җирне җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләү очрагы ачыкланган булган. Табылган документлар нәтиҗәсендә тәртип бозучыларның берсенең эзенә чыгарга мөмкинл булган – подрядчы оешманың эшне хәл итү өчен кирәкле мәгълүматлары соратып алынган. Билгеләнгән вакытка компания документларны тапшырмаган һәм кабат җибәрелгән таләпләргә дә җавап бирмәгән.

Административ хокук бозу эше буенча эшчәнлек алып баручы вазыйфаи затның законлы таләпләрен үтәмәгән өчен юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 17.7 статьясы буенча беркетмә төзелгән һәм Казан шәһәренең Вахитов район судына карап тикшерү өчен җибәрелгән. Суд карары нигезендә компаниягә 50 мең сум күләмендә штраф салынган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International