Гражданнар мөрәҗәгате буенча ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әҗмәкәй авылында законсыз табигый су чыгару фактын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зөя елгасы ярында, Пүчинкә-Енай торак пункты янында төзелеш комын законсыз чыгару фактын теркәгән.
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Идел аръягы территориаль идарәсенең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре тыңланды.
Коллегия эшендә Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасы аппараты хезмәткәрләре, районара табигать саклау прокурорлары катнашты.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 4215 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 1285 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Бүгенге көндә авыш өлешен формалаштыру, дренаж призмасы өю, баш өлешендәге борысын урнаштыру эшләре башкарыла. Исегезгә төшерәбез, Кама елгасының сул як ярында койма дамбасын реконструкцияләү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына башкарыла башлаган иде. Гамәлгә ашыру – 2020-21 еллар.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе шәһәрендәге бер предприятие территориясендә туфракка һәм инешкә канализация агымнары агызуны теркәгән.
Татарстан Республикасында сынау проектын гамәлгә ашыруның юл картасы нигезендә «Федераль экологик оператор» ФДУПнең «Идел буе территориаль округы» филиалының Казан бүлекчәсе базасында I һәм II класслы хәтәрлеккә караган калдыклары белән эш итү өчен кирәкле җитештерү егәрлекләре булдырылган.
Эшчәнлеген туктатып тору мөмкинлеге барлыкка килү нәтиҗәсендә, «Втормет» ДК тарафыннан экологлар күрсәтмәсен үтәүгә этәргеч булган. Тимер ватыкларын җыю мәйданчыгын эксплуатацияләгәндә СанПиН кагыйдәләрен бозу турындагы эш Вахитов район судында каралырга тиеш булган, ләкин утырыш алдыннан закон бозу очрагын бетерергә өлгергәннәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Фәнни-техник совет утырышы булды. Көн тәртибендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе кысаларында, Кече Аккош, Зур Аккош һәм Якты Аккош күлләрен экологик яктан тернәкләндерү мәсьәләләре каралды.