Федераль экологик оператор Татарстанда I һәм II хәтәрлек классларына караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча ДМС сынауга керешә

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында сынау проектын гамәлгә ашыруның юл картасы нигезендә «Федераль экологик оператор» ФДУП «Идел буе территориаль округы» филиалының Казан бүлекчәсе базасында I һәм II класслы хәтәрлеккә караган калдыклары белән эш итү өчен кирәкле җитештерү егәрлекләре булдырылган.

Калдыклар белән эш итүдә катнашучы субъектлар 2020 елның 24 августыннан терекөмешле калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасы модульләрен тестларга чакырыла.

Татарстан Республикасында I һәм II класслы хәтәрлеккә караган калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү өчен - «ФЭО» ФДУП «Идел буе территориаль округы» филиалының Казан бүлекчәсе директоры Бадамшин Рим Чулпан улы – Тел.  +7 (987) 210-11-19, e-mail: RCBadamshin@rosfeo.ru.

Дәүләт мәгълүмат системасына тест уздыру мәсьәләләре буенча «ФЭО» ФДУП белән хезмәттәшлек өчен белешмәләр:

Лапина Лариса Альберт кызы, тел.: +7 (495) 710-76-48, өст. (1308), e-mail: LaALapina@rosfeo.ru;

Сатаев Рафаил Габбас улы, тел.: +7 (495) 710-76-48, өст. (1174), e-mail: RASataev@rosfeo.ru.

Исегезгә төшерәбез, сәнәгатьнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын киметү максатларында уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Федераль экология операторы» ФДУП (элек – «РосРАО» ФДУП) генераль директорының беренче урынбасары Виктор Коваленко арасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Үзара хезмәттәшлек Татарстан Республикасы территориясендә калдыкларның имин һәм нәтиҗәле рейклингын тәэмин итә торган заманча инфраструктура булдыруга, чимал эшкәртүнең һәм җитештерүнең куркынычсыз һәм экологик процессын оештыруга, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иң яхшы технология принципларына җавап бирә торган яңа технологияләр кертүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International