Түбән Каманың Красный Ключ дамбасында шпунт сугу эшләренең 1 этабы төгәлләнгән

2020 елның 7 августы, җомга

Бүгенге көндә авыш өлешен формалаштыру, дренаж призмасы өю, баш өлешендәге борысын урнаштыру эшләре башкарыла. Исегезгә төшерәбез, Кама елгасының сул як ярында койма дамбасын реконструкцияләү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына башкарыла башлаган иде. Гамәлгә ашыру – 2020-21 еллар.

Яр ныгыту корылмасы конструкциясенең нигезен барлыгы 4214 шпунт тәшкил итәчәк. 2107 метр озынлыктагы дамбаны реконструкцияләү проекты терәк стена, монолит тимер-бетоннан баш өлеш борысы, авыш урынын беркетү эшләрен башкаруны күздә тота, яр буйларын эшкәртүдән саклау өчен стена каршындагы төпне вак таш белән ныгыту каралган.

Үткәрелә торган чаралар 3 торак пунктны, балаларны савыктыру лагерен, бакча-яшелчәчелек участокларын һәм 100 артык инженер инфраструктурасы объектын су басу ихтималы булган зонадан чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International