«Втормет» ДК, эшчәнлеген туктатып тору куркынычы булганга күрә, экологик бозуларны бетерү буенча чаралар күргән

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Эшчәнлеген туктатып тору мөмкинлеге барлыкка килү нәтиҗәсендә, «Втормет» ДК тарафыннан экологлар күрсәтмәсен үтәүгә этәргеч булган. Тимер ватыкларын җыю мәйданчыгын эксплуатацияләгәндә СанПиН кагыйдәләрен бозу турындагы эш Вахитов район судында каралырга тиеш булган, ләкин утырыш алдыннан закон бозу очрагын бетерергә өлгергәннәр. 

Әле 2018 елда ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан предприятиенең тимер ватыкларын каты, химик яктан нык өслекле, чистарту корылмалары белән нефть пычранган яңгыр суларын җыю системасы булмаган килеш урнаштыруы ачыкланган. Нәтиҗәдә пычранган юынты сулар предприятие территориясеннән читкә агып чыга башлаган. Әлмәт шәһәрендә ачыкланган хокук бозу факты буенча инспекторлар «Втормет» ДК оешмасын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарткан һәм күрсәтмә биргәннәр.

Хәзерге вакытта элек ачыкланган барлык кисәтүләр дә бетерелгән. Предприятие тарафыннан химик яктан нык өслекле, калдыкларны вакытлыча урнаштыру өчен махсус урын оештырылган, коймалар ясалган, яңгыр суларын җыю өчен улак салынган. 5 куб. метр күләмле ике туплагыч җайланма төзелгән, шуларның берсендә иске-москыдан һәм сульфокүмердән биш катлы фильтр материалы салынган. Агынты су чистартыла һәм алга таба махсус оешмага тапшырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International