Экология министрлыгында Аккош күле каскадын экотернәкләндерүнең 2 нче этабы турында фикер алыштылар

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Фәнни-техник совет утырышы булды. Көн тәртибендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе кысаларында, Кече Аккош, Зур Аккош һәм Якты Аккош күлләрен экологик яктан тернәкләндерү мәсьәләләре каралды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин катнашты, эксперт сыйфатында утырышка шулай ук РФА Күл белеме институты директоры Шамил Поздняков та чакырылган иде.

«ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына, Казан федераль университетына күлләрне алга таба торгызу вариантларын тәкъдим итәргә кушылды. Беренче чиратта, без, әлбәттә, галимнәргә мөрәҗәгать итәбез», - дип билгеләп үтте экология министры Александр Шадриков.  

Утырыш кысаларында Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева Аккош күлләрен биотехник чараларны гамәлгә ашыру юлы белән экотернәкләндерүнең икенче этабын үткәрү турында доклад тәкъдим итте. Утырыш нәтиҗәләре буенча Фәнни-техник совет әгъзаларына каралган мәсьәлә буенча барлык тәкъдимнәрне Экология министрлыгына җибәрергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International