ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар барлыкка килә торган Татарстан предприятиеләре, шулай ук хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итүче операторлар хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасын (ГИС ОПВК) тестлаштыруда катнашырга чакырыла.

Бүген «Татмедиа»да Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында матбугат конференциясе узды. 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 5-ГР хисаплылыгын тикшерү барышында табылган һәм җир асты байлыкларында калдырылган файдалы казылма – карбонат токымнары запаслары турында дөрес булмаган мәгълүматлар булуын ачыклаган. Белешмәләр оешма тарафыннан 2019 елда Пелев ятмасы буенча тапшырылган булган. 

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары планлы рейд барышында Зур Кырлангы авылының көнчыгыш читендә төзелеш комын законсыз чыгару очрагына тап булган. Эшкәртүнең мәйданы – 15,7 кв. метр, җир асты байлыкларын алу тирәнлеге – 3 метр.

«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте 2020 елның 15 сентябреннән 17 октябренә кадәр «ЭКВЕСТ» IV Республика онлайн конкурсын үткәрә.

Хәзер порталда 2020 елның 14 сентябренә кадәр катнашучы командаларны теркәү бара.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Чистарту системасының хәзерге торышы Каратай елгасына агып чыга торган пычраткыч матдәләрнең берничә мәртәбә артуына китергән.

Казанның битараф булмаган 140 кешесе Дәрвишләр урманы территориясен чистарткан. Чара йомгаклары буенча 1,8 тонна чүп-чар җыелган, алар арасында 44 капчык пластик, 1 капчык металл, 71 капчык пыяла, 513 кг эре чүп-чар, шулай ук телевизор һәм суыткыч кебек эре калдыклар да бар.

Исәбе буенча өченче бәйрәм Буа халкын экологик мастер-класслар, интерактив дәресләр һәм конкурслар белән сөендерде, алар актуаль экологик темаларга игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән иде.

Ел башыннан бирле Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 5401 мөрәҗәгать алынды.


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә җир кишәрлеген нефть битумы калдыклары белән чүпләү турында мөрәҗәгать килгән. Инспекторлар шунда ук урынга барып, табигать саклау законнарын бозу фактын раслаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International