Республика халкын «ЭКВЕСТ» IV Республика онлайн конкурсында катнашырга чакырабыз

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте 2020 елның 15 сентябреннән 17 октябренә кадәр «ЭКВЕСТ» IV Республика онлайн конкурсын үткәрә.

Хәзер порталда 2020 елның 14 сентябренә кадәр катнашучы командаларны теркәү бара.

Конкурста Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре, югары һөнәри һәм урта белем бирү учреждениеләре базасында оештырылган, 14-30 яшьлек 6-8 кешедән торган командалар катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен:

- 6-8 кешедән торган команда тупларга;

- «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтендә катнашучы булырга  («Катнашучы булу» бүлеге);

- «ВКонтакте» социаль челтәрендә  «БУДЕТ ЧИСТО | ЭКОДВИЖЕНИЕ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН» төркеменә кушылырга;

- сылтама буенча онлайн заявка тутырырга кирәк.

Конкурс кысаларында катнашучылар:

- социаль, табигатьне саклау һәм санитар акцияләр;

- экология буенча агарту дәресләре;

- массакүләм мәдәни-күңел ачу чаралары;

- шулай ук команда барлыкка китерүче уеннар оештыра.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат «ЭКВЕСТ» IV Республика онлайн конкурсын үткәрү турында нигезләмәдә күрсәтелгән.

Конкурсны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, «Россия студент отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе белән берлектә, «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте оештыра.

«ЭКВЕСТ» онлайн конкурсы – сезнең команда өчен ярыш, аның кысаларында сез командагызны тагын да берләштерә торган биремнәр алачаксыз; биремнәрне хәл итү барышында экологик эзегезне киметү буенча күнекмәләр алачаксыз; уку йортыгызда экологик чаралар оештырачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International