Түбән Кама районында экологлар нефть шламы калдыкларын ачыклаган

2020 елның 4 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә җир кишәрлеген нефть битумы калдыклары белән чүпләү турында мөрәҗәгать килгән. Инспекторлар шунда ук урынга барып, табигать саклау законнарын бозу фактын раслаган. Тикшерү барышында нефть шламы калдыкларының бетон чокырга урнаштырылуы ачыкланган, ул тулып ташу нәтиҗәсендә калдык туфракка агып чыккан.

Пычрануның гомуми мәйданы 5 кв. метр тәшкил итә. Махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре әлеге урында нефть продуктларын һәм куркынычлык классын билгеләү өчен грунт пробаларын алган. 

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган. Эш материаллары шулай ук Түбән Кама шәһәре Эчке эшләр идарәсенә тапшырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International